13-15 майда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 266 очрагы ачыкланган

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

 

13-15 майда Татарстан Республикасы территориясендә 86 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 266 очрагы, 208 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1248 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Майның 15 көне эчендә республикада 161 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган һәм 181 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International