Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе яңа Бөгелмә-Симферополь-Бөгелмә маршрутын ача

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

28 майдан ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Бөгелмә-Симферополь-Бөгелмә маршрутын ача.

Һава судносы Бөгелмәдән һәр шимбә 7.10 сәгатьтә оча һәм 10.10 сәгатьтә "Симферополь" халыкара аэропортына төшә.

Якшәмбе самолет Симферопольдән Бөгелмәгә 14.30да оча, Бөгелмә аэропортына 17.30 сәгатьтә төшә.

Билет бәясе 6590 сумнан башлана, билетлар сатуда.

Тулырак мәгълүматны 8 966 2601509 телефонына шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International