Казанның “Көнчыгыш” автовокзалы 23 нче марттан Пермь шәһәренә яңа даими рейс ачып җибәрә. Уңайлы автобуслар көн аралаш 21.35 кузгалып китә. Юлдагы вакыт 12 сәгать тәшкил итә. Билет бәясе - 1314 сум.
Маршрутлар челтәре турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 237-33-23 телефоны буенча “Көнчыгыш” автовокзалының белешмә хезмәтеннән белешергә мөмкин.