Казанның “Көнчыгыш” автовокзалы 12 нче гыйнвардан Түбән Камага маршрут ача. Автобуслар көн саен 9.00 сәгатьтә кузгалалар. Билет бәясе 420 сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук яңа маршрутлар арасында Уфага да көн саен рейслар була. Китү вакыты – 12.10 сәгатьтә, билетларны 1050 сумга алырга була. Якын көннәрдә автовокзалдан автобуслар Байлар Сабасына йөри башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, “Көнчыгыш” автовокзалы 2015 нче елның 28 декабрендә эшли башлады. Ул “Казан” агросәнәгать паркы янында Аграр һәм Җиһанов урамнары киселешендә урнашкан.