23-27 ноябрьдә Казанның Кече магистралендә «Балалар тимер юлы сәламәт яшәү рәвеше өчен!” акциясе кысаларында төрле чаралар уздырылачак. Яшь тимерьюлчылар канат тартышуда, коршаулардан кегльләрне бәреп чыгаруда һәм башка ярышларда катнашачаклар.
Иң җаваплы мизгел булып “Тимерьюлчы” бәйгесе тора, монда балаларга билгеле бер вакытта профессиягә (сигналчы, проводник, юл монтеры һәм башкалар) туры килә торган форма һәм атрибутлар сайлап алырга кирәк.
«Балалар тимер юлы сәламәт яшәү рәвеше өчен!” акциясенең максаты сәламәт яшәү рәвеше культурасын һәм ярыш рухын тәрбияләү. Җиңүче командаларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.