Горький тимер юлында 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында 25,5 млн тонна йөк төялгән

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

 

Горький тимер юлында ел башыннан алып 25,5 миллион тонна йөк төялгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 8,1% түбәнрәк. 10,8 млн тонна нефть продуктлары, 2,0 млн. тонна кара металл, 1,1 млн. тонна кара металл ватыклары, 1,6 млн тонна химик ашламалар, 1,7 млн тонна химикатлар, 0,9 млн тонна төзелеш йөге,  1,2 млн тонна промышленность чималы, 1,4 млн тонна цемент, 2,7 млн тонна урман төялгән.

2015 елның гыйнвар-октябрь айларында йөк әйләнеше 193,5 млрд т.км тәшкил иткән, бу  узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,6% кимрәк.

Горький тимер юлы 2015 елның октябрендә 2,5 миллион тонна тирәсе йөк төягән. 1,0 млн тонна нефть продуктлары, 0,2 млн. тонна кара металл,  0,1 млн. тонна кара металл ватыклары, 0,2 млн тонна химик ашламалар, 0,1 млн тонна химикатлар, 0,1 млн тонна төзелеш йөге, 0,2 млн тонна промышленность чималы, 0,2 млн тонна цемент, 0,2 млн тонна урман төялгән.

Агымдагы елның октябрендә йөк әйләнеше 20,4 млрд т.км тәшкил иткән, бу 2014 ел күрсәткечләреннән 1,7% кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International