РТЮ тимер юл объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар кертә

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

          РФ Транспорт министрлыгы рекомендациясе нигезендә “РТЮ” ААҖ тимер юл объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен өстәмә чаралар кертә.

          Вокзал комплекслары, локомативлар һәм поездлар бригадалары эшчеләре белән уяулыкны арттыру максатыннан һәм штаттан тыш хәл булган очракта эш итү тәртибе буенча махсус инструктажлар үткәрелә.

          Тимер юл транспортының иң мөһим объектларында һәм халык күп җыела торган объектларда сакны һәм үткәрү режимын көчәйтү буенча өстәмә чаралар кабул ителгән. Вокзаллар, станцияләр территорияләрендә һәм поездлар хәрәкәте маршрутларында куркынычсызлык чараларының үтәлүе буенча контроль көчәйтелгән.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International