Горький тимер юлының Казан төбәгендә профилактик чаралар комплексы алып барыла. 2015 ел башыннан алып 924 автотранспорт предприятиеләрендә эшләүче 26550 автотранспорт йөртүчеләр белән аңлату әңгәмәләре оештырылган (Татарстан Республикасы буенча: 215 предприятие, 11322 йөртүче; Чувашия буенча: 452 предприятие, 7224 йөртүче; Марий Эл буенча: 88 предприятие, 2925 йөртүче; Мордовия буенча: 169 автопредприятие, 5079 йөртүче).
Казан тимерьюлчылары профилактик чаралар мәсьәләсе буенча дәүләт власте органнары һәм төбәкләрдәге ЮХИДИ белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.
ГТЮ Казан төбәге полигонында агымдагы вакытта бергәләшеп 300 рейд оештырылган, тимер юллар аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары буенча 503 хат язылган.