9 ноябрьдән Казан-Кизнер поезды өчен өстәмә тукталыш билгеләнә

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

 

Пассажирлар уңайлыгы өчен 9 ноябрьдән 6924 нче номерлы Казан-Кизнер юнәлешендәге шәһәр яны поезды (04:52 кузгалып китә - 08:03 килә) өчен Ямное станциясендә өстәмә тукталыш кертеләчәк. Ямное станциясендә поезд бер минутка тукталыш ясаячак (07:26-07:27).


Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International