“Федераль пассажир компаниясе” АҖ электрон теркәү хезмәтен уңышлы үстерә, әлеге система поезга паспорт буенча гына утыру мөмкинлеге бирә.
2015 нче елның гыйнвар-сентябрь айларында «ФПК» АҖ Горький филиалының 1 млн 691,3 мең пассажиры электрон теркәү хезмәте белән файдаланган, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 34% артыграк.
Электрон теркәү РФ территориясе буенча ерак араларга йөрүче барлык пассажир поездларына тормышка ашырыла.