4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү көннәре күчерелү сәбәпле, Горький тимер юлы полигонында шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибенә үзгәрешләр кертелә.
3 нче ноябрьдә поездлар җомга җәдвәле буенча, 4 нче ноябрьдә – якшәмбе җәдвәле буенча һәм 5 нче ноябрьдә – дүшәмбе җәдвәле буенча хәрәкәт итәчәкләр.
Шулай ук 3, 4 һәм 5 ноябрьдә түбәндәге шәһәр яны поездлары җәдвәлдән алыналар:
- 6453 нче Йошкар-Ола – Табашино (18:50 китә – 20:12 килә) һәм 6452 нче Табашино – Йошкар-Ола (05:01 китә – 06:35 килә) поездлары;
- 6383 нче Казан – Йошкар-Ола (15:10 китә – 18:22 килә) һәм 6382 нче Йошкар-Ола – Казан (07:37 китә – 11:05 килә) поездлары;
- 6491 нче Алатырь – Красный Узел (07:40 китә – 10:41 килә) һәм 6492 нче Красный Узел – Алатырь (12:37 китә – 15:28 килә).
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.