Әлки муниципаль районында Яңа Ямкино авылына кадәр юл төзелде

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Яңа Ямкино авылына кадәр яңа юл төзелде. Бүген юлны ачу тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.

Ленар Сафин сүзләренчә, 7,044 км яңа юл Яңа Ямкино авылы үсешенә этәргеч булачак. Юл торак пунктларның юл-урам челтәрен күчмә типтагы (вак таш-ком катнашмалы) өслек белән тиешле тәртипкә китерү буенча программа кысаларында төзелде. 2015 елда Татарстан Республикасында 62 торак пункт каты өслекле юллар челтәре белән тоташтырылды (175,101 км). Шул исәптә 29 торак пункта асфальт-бетон җәелгән юллар барлыкка килде һәм 33-е – күчмә типтагы.


Юл 5а техник категория нормативы буенча 3,5 м киңлектәге хәрәкәт полосасы белән проектланган, аңа вак таш-ком катнашмасы түшәлгән. Эшләр барышында 5 төшү юлы төзелде, 27 юл билгесе, 101 сигнал баганалары куелды. Шулай ук 8 суүткәргеч торбалар сузылды.


Бүгенге көндә Яңа Ямкино авылында 41 кеше яши.

Эшләрнең генподрядчысы - “Алексеевскдорстрой” ААҖ, проект төзүчесе - “Спецдорпроект” ҖЧҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International