Казанда Подлужная урамындагы юл өлешендә хәрәкәт туктатыла

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

 

Казанда 12-15 октябрьдә Подлужная урамында Толстой урамындагы киселештән алып Жуковский урамындагы киселешкә кадәр юл өлеше транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла.

16-19 октябрьдә Подлужная урамында Толстой урамындагы киселештән алып Жуковский урамындагы киселешкә кадәр юл өлеше транспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла. Биредә кайтма хәрәкәт оештырылачак.

Бу чорда әлеге участокта юл эшләре үткәрү планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International