Татарстан Рсепубликасының Кама Тамагы муниципаль районында Казан-Ульяновск-Кама Тамагы автомобиль юлының 5,2 км озынлыктагы өлеше төзекләндерелгән.
Автомобиль юлы IV техник категория нормативы буенча ике хәрәкәт полосасы белән проектланган. Төзекләндерү эшләре барышында 34 юл билгесе, 241 сигнал баганалары һәм 508 погонлы метрда барьер киртәләр куелган. Шулай ук төзекләндерелгән участокта 5 төшү юлы һәм 2611 кв.м мәйданда юл тамгасы төшерелгән.
Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүчесе - “Транспроект” АҖ.