Казанда Астрономия урамы буенча этаплап ике юл өлеше ябыла

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Казанда 9 нчы октябрьнең 06.00 сәгатеннән алып 13 нче октябрь сәгать 22.00 кадәр Астрономия урамы буенча 8 һәм 12 номерлы йортлар тирәсендә - Профсоюз урамына таба хәрәкәт юнәлешендә тротуар һәм транспорт хәрәкәте өчен каралган юл өлеше ябыла.

13 нче октябрьдә сәгать 22.00 алып 15 нче октябрь сәгать 6.00 кадәр Астрономия урамы буенча 7 һәм 11 номерлы йортлар тирәсендә - Островский урамына таба хәрәкәт юнәлешендә тротуар һәм транспорт хәрәкәте өчен каралган юл өлеше ябыла.

Бу көннәрдә биредә җылылык үткәргечне реконструкцияләү эшләре алып барылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International