“Казан” аэропорты җәдвәлендә Red Wings авиакомпаниясенең ике яңа рейсы барлыкка килде. Казан-Хургада популяр маршруты буенча рейсларны ташучы 4 октябрьдән башлады. Ташулар ТУ 204 авиалайнерларында атнага ике тапкыр башкарыла. Очкыч Хургададан шимбә көнне 22.05 сәгатьтә оча һәм Казан аэропортына якшәмбе сәгать 03.20 төшә. Кире юнәлештә 05.20 сәгатьтә оча, Хургада аэропортына 10.30 төшә. Очкыч сишәмбе көнне 21.50 сәгатьтә Хургададан оча, Казанга чәршәмбе көнне 03.05 төшә. Чәршәмбе Казаннан 05.00 очып китә, билгеләнгән пунктка 10.10 килә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Әлеге җәдвәл буенча рейсларны октябрь ахырына кадәр башкару планлаштырыла.