12 октябрьдән алып навигация тәмамланганчы теплоход Ташевкага кадәр бер тапкыр иртәнге рейс башкарачак

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Җәйге сезон тәмамлану сәбәпле теплоход Ташевкага өч тапкыр урынына бер рейс башкарачак. 12 октябрьдән теплоходлар Казан елга портыннан көн саен 07.40 сәгатьтә Садовая, Студенец, Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино торак пунктларында тукталыш ясап хәрәкәт итәчәк.

Юлдагы вакыт – 1 сәгать 45 минут тәшкил итә. Билет бәясе Ключищига кадәр 73 сум, Матюшинога 85 сум, Ташевкага 93 сум тора. Теплоход Ташевкадан 15.35 сәгатьтә китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International