“Тәтеш-Кама Тамагы” автомобиль юлындагы участокны төзекләндерү төгәлләнде

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында “Тәтеш-Кама Тамагы” атомобиль юлының 3,2 чакрым өлеше төзекләндерү эшләреннән соң файдалануга кертелде.

Автомобиль юлы IV техник категория нормативы буенча 3,5 әр м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланган. Төзекләндерү эшләре барышында 22 490 кв.м мәйданда юлның асфальт-бетон япмасы алыштырылды, 19 юл билгесе, 76 сигнал баганалары һәм 1256 погонлы метрда барьер киртәләр куелды. Шулай ук төзекләндерелгән участокта юл тамгасы төшерелде.

Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүчесе - “Транспроект” АҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International