23-24 сентябрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 68 очрагы ачыкланган

2015 елның 25 сентябре, җомга

23-24 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 43 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 68 очрагы, 99 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1115 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Сентябрьнең 24 көне эчендә республикада 343 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 41 кеше һәлак булган һәм 411 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International