“Көньяк” автовокзалы Корбан бәйрәменә борынгы Болгар шәһәренә һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә өстәмә рейслар оештыра

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның тарихи һәм мәдәни мираслары - борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге белән танышырга теләүчеләргә “Көньяк” автовокзалы 24 сентябьдә Корбан бәйрәме көнендә өстәмә рейслар оештыра.

Болгарга автобус автовокзалдан 09.00 сәгатьтә китә һәм 11.30 килеп җитә. Кире якка – 16.00 сәгатьтә. Билет бәясе ике якка 628 сум тәшкил итә.

Зөягә автобус 08.40 сәгатькә планлаштырылган, Казанга 14.30 сәгатьтә. Билет бер якка 150 сум тора. Юлдагы вакыт 1 сәгать 15 минут тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International