Ерак араларга йөрүче поездлар пассажирларының 14 сентябрьдән плацкарт вагоннарга билетларны 30% ташлама белән сатып алу мөмкинлеге булачак

2015 елның 18 сентябре, җомга
14 сентябрьдән “Федераль пассажир компаниясе” АҖ формированиеләренең ерак араларга йөрүче поездларының плацкарт вагоннарындагы өске урыннарга билетларны 30% ташлама белән сатып алырга мөмкин.

30% ташлама билетларны 45 көн алдан плацкарт вагоннарындагы өске 38-54 номерлы урыннарга алган очракта гына ясала.

Поездларга билетларны 45 көннән алып 8 көнгә кадәр алданрак алган очракта плацкарт вагоннарындагы өске 2-36 номерлы урыннарга 15% ташлама ясала.

Әлеге тәкъдим 2015 елның 28 октябреннән алып “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче (Мәскәү, Санкт-Петербург, һ.б.) 80нән артык поездларына гамәлдә.

Акция буенча ташлама күпләп пассажирлардан торган төркемнәргә һәм балалар тарифы буенча билет алучыларга каралмаган.

Тулырак мәгълүматны “РТЮ” ААҖ сайтының “Пассажирларга” бүлегендә табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International