Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖ нең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2015 елның гыйнвар-август айларында төбәк һәм җирле бюджетларга 8 миллиард 906,3 миллион сум акча күчергән.
ГТЮның салымнары 2015 елның 8 аенда түбәндәгеләрне тәшкил итте: Түбән Новгород өлкәсе – 6 млрд. 147,3 млн. сум, Киров өлкәсе – 533,4 млн. сум, Владимир өлкәсе – 522,5 млн. сум , Свердловск өлкәсе – 106 млн. сум, Рязань өлкәсе – 2,8 млн. сум, Удмуртия – 410,8 млн. сум, Чувашия – 180,4 млн. сум, Мари Эл – 31,3 млн. сум, Башкортстан – 19,8 млн. сум һәм Мордовия – 22,8 млн. сум. ГТЮ Татарстанда 2015 елның гыйнвар-август айларында 903,6 млн. сум салым түләгән.