Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Көзге игелек атналыгы”акциясе кысаларында Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булып кайттылар

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы “Көзге игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясендә катнашуын дәвам итә.

Бүген министрлык хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булдылар. Алар үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр алып килделәр. Шулай ук министрлык хезмәткәрләре интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә йомшак уенчыклар, балалар китаплары, альбомнар һәм рәсем ясау өчен кәгазь, акварель буяулар, төсле карандашлар, ручкалар бүләк иттеләр.


Интернат-йортның директоры урынбасары Ленар Сөнгатуллин сүзләренчә, күрсәткән ярдәмгә һәм игътибарга монда һәрвакыт шат. Хәзер монда 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 210 бала тәрбияләнә. Интернат җитәкчелеге балаларның ял сәгатьләрен төрлеләндерергә тырыша – алар өчен кызыксыну буенча түгәрәкләр оештырылган – тегү, рәсем ясау, бию буенча. Моннан тыш, балалар төрле фестивальләрдә актив катнашалар һәм хәтта лауреат исеменә дә лаек булалар.

Дәрвишләр бистәсендәге балалар йорты коллективына бары тик яхшылык кына телик!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International