Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы “Көзге игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясендә катнашуын дәвам итә.
Атна буе министрлык хезмәткәрләре китаплар алып килделәр. Бүген җыелган китапларны, ә алар 100 якын булды, тантаналы рәвештә Казан шәһәренең Вишневский урамындагы 10 нчы йортта урнашкан Үзәк китапханәсенә тапшырдылар. Китапханә белән идарә итүче Оксана Исаева китапларны рәхмәтен белдереп кабул итте. Китапларның бер өлеше Казанда популяр булган буккроссинг – китап алмашу акциясендә катнашуга бүлеп биреләчәк.
Министрлык хезмәткәрләре китапханә белән башланган дуслык киләчәктә дәвам итәр һәм ныгыр дигән фикердә калалар.