Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре министрлык территориясен ямьләндерүдә катнаштылар һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына булдырылган Дан аллеясында агач үсентеләре утырттылар. Чара “Көзге игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясе кысаларында оештырылды. Акция республикада 2015 елның 7-14 сентябрендә үткәрелә.