Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы “Көзге игелек атналыгы”нда катнаша

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы “Көзге игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясенә кушылды. Акция 2015 елның 7-14 сентябрендә үткәрелә.

Акция кысаларында министрлык хезмәткәрләре көче белән Казанның инвалидлар йортында хәйрия концерты үткәрү, Совет районындагы балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе өчен китаплар җыю, министрлык территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Ә министрлыкның һәвәскәр бакчачылары ветераннар һәм инвалид балалар белән көзге уңышлары белән бүлешәчәкләр.

Акция кысаларында үткәрелгән чаралар турында тулырак мәгълүмат фоторепортажлар белән министрлык сайтына куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International