Казанда Сара Садыкова урамы төзекләндерелгән

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Казандагы Сара Садыкова урамында 1,171 км озынлыктагы юл норматив хәлгә китерелгән. Төзекләндерү эшләре вакытында 15 726 кв.м мәйдандагы юлда яңа асфальт-бетон катламы җәелгән, 7886 кв.м мәйданда җәяүлеләр юлы төзекләндерелгән, 13 төшү юлы һәм Әхтәмов урамы белән кисешкән урында 539 кв.м мәйданда 1 парковка урыны төзелгән. Шулай ук урамның төзекләндерелгән өлешендә 47 юл билгесе куелган һәм юл тамгасы төшерелгән.

Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эшләр шәһәр инфраструктурасында мөмкинлекләре чикләнгән халыкка хәрәкәт итү өчен “Үтәрлек мохит” программасын исәпкә алып башкарылган.

Юл эшләренең генераль подрядчысы – “Алексеевскдорстрой” ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International