4 һәм 5 сентябрьдә кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
          Төзекләндерү эшләре башкару сәбәпле 4 һәм 5 сентябрьдә түбәндәге шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк:
6403 нче номерлы Казан-Шәмәрдән поезды (5 сентябрьдә);
6431 нче номерлы Сосновка-Казан поезды (4 сентябрьдә);
6410 нчы номерлы Казан-Сосновка поезды (4 сентябрьдә);
6412 нче номерлы Казан-Шәмәрдән поезды (4 сентябрьдә).
          6482 нче номерлы Васильево-Бөреле поезды 4 сентябрьдә Казан-2 станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк.
          6430 нчы номерлы Казан-Арча поезды 4 сентябрьдә расписаниедән алыначак.
          Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International