Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 300 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган. Маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,97 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 52,50 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 19 халыкара рейслар. 2337 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2392 кеше килгән.

13 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +17 - +22 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International