Җиңүнең 70 еллыгына. Сугышның хәрби-автомобиль юллары.

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

          Фашист гаскәрләре белән сугышның авыр елларында совет хәрби-юл подразделениеләре чылбырлы, хәрби транспорт чаралары, шулай ук җигүле транспорт хәрәкәте өчен махсус маршрутларны карап тотканнар. Армиянең, фронтның һәм үзәкнең оештырылган хәрби-автомобиль юллары автомобиль хәрәкәтен оештыручы һәм көйләүче хезмәтләрнең эшен тәэмин иттеләр, ә хәрби-юл подразделениеләре магистральләрне һәм алардагы корылмаларны сакладылар.


Сугыш елларында хәрби-автомобиль юлларында оештырылган азык-төлек, туклану пунктларында 32 миллион кешегә коры паек яисә кайнар ризык бирелгән. Техник ярдәм пунктларында 800 мең тирәсе автомобиль һәм тракторга хезмәт күрсәтелгән, 2 млн. берәмлек төрле үзйөрешле чараларга ягулык салынган. Хәрби-автомобиль юлларында, юл-эксплуатация частьларында урнашкан медицина пунктларында йөзләгән мең солдат һәм офицерга беренче ярдәм күрсәтелгән. Җылыну һәм ял итү пунктлары һәрвакыт мохтаҗ булган машина йөртүчеләрне, сугышчыларны һәм башкаларны кабул итәргә әзер булган.


          Юлларны, күперләрне төзү һәм төзекләндерү өчен махсус юл частьлары оештырылган. Алар шулай ук сугыштан килүче буш йөк машиналарын төяү белән дә шөгыльләнгәннәр. Хәрби-юл подразделениеләре сугыш вакытында юлларда чын хуҗалар булганнар һәм аларның хәле өчен җавап биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International