Дмитрий Медведев татарстанлыларга Кырымга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Татарстан түрәләренә Кырымга һәм Севастопольга ярдәм күрсәтүдә – коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын тиешле дәрәҗәдә эшләтеп җибәрүдә актив катнашулары өчен, РФ Хөкүмәте рәхмәтен белдерде.

Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән карарда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафуровка, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәмчесе Альберт Гариповка, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшевка рәхмәт белдерелгән.

Шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ЖКХ программаларын гамәлгә кую һәм файдалану идарәсе башлыгы Илдус Насыйров, Яшел Үзән районы Башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлыгы Дмитрий Бечин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының стратегик үсеш идарәсе башлыгы Айрат Усманов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләр үстерү бүлеге башлыгы Гүзәлия Хәсәнова да билгеләп үтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International