Мәскәүдә 2015 елның 22-24 апрелендә транспорт-логистика хезмәте һәм технологияләрнең TransRussia-2015 халыкара күргәзмәсе узды

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
2015 елның 22-24 апрелендә Мәскәүдә транспорт-логистика хезмәте һәм  технологияләрнең 20 нче TransRussia-2015 халыкара күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Ажимов катнашты.
 
TransRussia-2015 күргәзмәсе барышында эре логистика компанияләре белән очрашулар һәм әңгәмәләр оештырылды. “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге төзелеше” проектында катнашу мөмкинлеге хакында фикер алышынды һәм логистика мәйданы белән якынрак танышу өчен Татарстан Республикасына эш визиты белән килү турында килешүгә киленде.
 
Шулай ук Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге һәм “Бронка” комплексының хезмәттәшлек итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу хезмәттәшлек ышанычлы экспорт-импорт транспорт коридоры оештыру мөмкинлеге бирәчәк, регионнарның икътисади үсешенә һәм яңа эш урыннары булдыруга этәргеч булачак.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International