Васильево-Яшел Үзән аралыгындагы 764 нче чакрымның тимер юл кичүе 30 апрельгә кадәр ябык

2015 елның 25 апреле, шимбә
Исегезгә төшерәбез, 24-30 апрельдә Васильево-Яшел Үзән аралыгындагы 764 нче чакрымның тимер юл кичүе ябык булачак. Кичү Атлашкино тукталыш платформасы районында урнашкан. Әлеге участокта тимер юлны төзәтү буенча эшләр алып барыла.
Горький тимер юлының Казан төбәге транспорт йөртүчеләрне 24-30 апрельдә әлеге участоктагы юл хәрәкәте үзгәрешләренә игътибарлы булырга өнди, мөмкинлек чыкса урап үтү юлларын сайларга тәкъдим ителә. Иң якын тимер юл кичүе Яшел Үзән шәһәренә кергәндә 758 нче чакрымда урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International