5 майда Казан-Арча маршруты буенча шәһәр яны поезды расписаниесе үзгәрә

2015 елның 25 апреле, шимбә
          Бөреле станциясендә ремонт эшләре башкару сәбәпле 2015 елның 5 маенда 6404 нче Казан-Арча поезды (08:20 китә)  Биектау станциясеннән үзгәргән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Биектаудан 9.10 сәгатьтә кузгала, Каменка тукталыш пункты 09:15-09:16, Калинино тукталыш пункты 09:20-09:21, Бөреле 09:31-09.32, 823 чакрым тукталыш пункты 09:35-09:36, Чыпчык тукталыш пункты 09:39-09:40, Коркачык 09:44-09:45, 835 чакрым тукталыш пункты 09:48-09:49, Камай тукталыш пункты 09:51-09:52, Чүриле тукталыш пункты 09:55-09:56, Чулпан тукаталыш пункты 09:59-10:00, 849 чакрым тукталыш пункты 10:03-10:04, Арчага 10:10 сәгатьтә килеп җитә.

          Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International