Министрлыкта “Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Безбергә #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясе старт алды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
         
          “Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” иреклеләр акциясен уздыру кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 20 апрельдән хезмәткәрләрдән тотылган әйберләр җыю буенча хәйрия акциясе старт алды. Хезмәткәрләр дәртләнеп акциядә катнашырга ризалык белдерделәр. Алар яхшы хәлдәге олылар һәм балалар киемнәре, аяк киемнәре һәм китаплар алып киләләр. Акция нәтиҗәсендә җыелган әйберләр качаклар, мал-мөлкәте янган кешеләр һәм фәкыйрь гаиләләр өчен кабул итү пунктларына тапшырылачак. Мәрхәмәтле эшләр эстафетасы дәвам итә...     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International