Казанда Идел буе федераль округында Татарстан Республикасы буенча Автомобиль транспорты агентлыгы филиалы ачылды
2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Идел буе федераль округында Татарстан Республикасы буенча Автомобиль транспорты агентлыгы филиалы оештырылды – бу хакта 2015 елның 12 мартында карар чыкты. Филиал ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бинасында урнашкан. Аның җитәкчесе итеп Айрат Садыйков билгеләнгән.
Татарстан Республикасында транспорт комплексы, юл инфраструктурасы һәм логистика үсешенә, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә.
Бүгенгесе көндә Россия Федерациясе территориясендә 80 төбәкара маршрут оештырылган, аларда башлангыч яисә соңгы пункт булып Татарстан Республикасы территориясе тора. Әлеге маршрутларда 25 оешма хезмәт күрсәтә. Барлык маршрутлар да Татарстан халкы һәм кунаклары өчен социаль әһәмияткә ия.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.