Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен шәһәр яны поездларының хәрәкәте түбәндәгечә оештырылачак:
30 апрельдә һәм 8 майда – җомга расписаниесе буенча;
1, 2, 3, 9 һәм 10 майда – шимбә расписаниесе буенча;
4 һәм 11 майда – якшәмбе расписаниесе буенча;
5 һәм 12 майда – дүшәмбе расписаниесе буенча.
Шулай ук кайбер шәһәр яны поездларының йөрү тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк:
6491 нче номерлы Алатыр-Красный Узел (07:40 китә – 10:41 килә) һәм 6492 нче номерлы Красный Узел-Алатыр (12:37 китә – 15:28 килә) поездлары 1, 2, 3, 8, 9, 10 майда хәрәкәт итәчәкләр, 30 апрельдә, 4, 5, 6, 11 майда расписаниедән алыначаклар.
6677 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы (06:39 китә – 11:08 килә) һәм 6678 нче номерлы Яр Чаллы-Ижевск (12:30 китә – 16:12 килә) поездлары 1, 2, 3, 4, 8, 9, 10, 11 майда хәрәкәт итәчәкләр, 30 апрельдә, 5, 6, 7, 12 майда расписаниедән алыначаклар.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә була.