12 һәм 14 майда Казан-Албаба маршруты буенча йөрүче ике шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк

2015 елның 17 апреле, җомга
Зөя станциясендә ремонт эшләре башкару сәбәпле 12 һәм 14 майда  ике шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.
6365 нче Казан-Албаба поезды (13:50 китә - 15:45 килә) Зөя станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк (15:05 килә), Зөя-Албаба участогында расписаниедән алыначак.
6366 нчы номерлы Албаба-Казан поезды (16:30 китә - 18:27 килә) Зөя станциясеннән 17:09 кузгалып китәчәк, Албаба-Зөя участогында расписаниедән алыначак.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International