Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Транспорт
һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Ведомство буйсынуындагы учреждениеләр
Профсоюз комитеты
Иҗтимагый совет
Министрлык коллегияләре
Министрлык тарихы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Юл-транспорт комплексы
Файдалы мәгълүмат
Өстенлекле проектлар
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Министрлыкның дәүләт хезмәтләре
Юл хәрәкәте иминлеге
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты
Ачык конкурс үткәрмичә маршрут һәм маршрут карталары буенча таныклык бирү турында тәкъдимнәр
Cоциаль эшмәкәрлеккә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Ситуацион үзәк
Цифрлы трансформация
Монополиягә каршы комплаенс
Коронавирус
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Норматив документлар
Җайлау йогынтысын бәяләү
Административ регламентлар проектларына бәйсез экспертиза
Шәхси мәгълүматларны яклау
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Яңалыклар тасмасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны шәхси кабул итү графигы
Белешмә мәгълүмат
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
Илдар Халиков: Югары тизлекле магистраль Россиянең киләчәк үсеше өчен кирәк
2015 елның 17 апреле, җомга
Югары тизлекле магистраль Россиянең киләчәк үсеше өчен кирәк. Бу хакта бүген Казанда “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең төбәк мәгълүмат үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Бу чара “Казан-2” тимер юл вокзалында узды.
Ачылыш тантанасында шулай ук “Россия тимер юллары” ("РЖД”) ААҖ нең беренче вице-президенты Александр Мишарин, РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов, Кытай Халык Республикасы үсеше һәм реформалар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Ху Цзуцай катнашты.
Илдар Халиков ачылыш тантанасында катнашучыларны сәламләп, бүген Югары тизлекле магистральнең Россиянең киләчәк үсеше өчен кирәклегенә беркемнең дә шиге калмаячак, дип ассызыклады. “Бу тимер юл татарстанлыларга, бизнес-секторга һәм бөтен Россия икътисадына кирәк”, - дип саный Илдар Халиков.
Илдар Халиков татарстанлылар исеменнән “Россия тимер юллары” компаниясе җитәкчелегенә “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең төбәк мәгълүмат үзәген булдыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Монда гражданнар проект турында кирәкле мәгълүматны алачак: бу юл каян уза, аның сыйфаты нинди, тимер юл төзелеше ничек булачак һ.б.”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков, киләчәктә бу юл “Мәскәү-Казан” дип түгел, ә “Мәскәү-Казан-Пекин” дип аталачыгына ышаныч белдерде. “Ышанам, озак көтелгән вакыйга мөмкин кадәр тизрәк башланыр, ә без аны мәгълүмат үзәге аша күзәтербез”,- диде ул.
Александр Мишарин Татарстан җитәкчелегенә “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең төбәк мәгълүмат үзәге ачылышы тантанасын оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Югары тизлекле магистральнең төбәкләр сәнәгатенә һәм икътисадына ничек тәэсир итүен, ә иң мөһиме, аның төзелеше кешеләрнең яшәү сыйфатына ничек йогынты ясавын аңлату зарур, - диде ул. – Бу максатларга ирешү өчен бездә махсус үзәк булу бик яхшы”.
Югары тизлекле магистраль Россия тарихында иң зур инвестицион проект булып тора, дип белдерде Алексей Цыденов. Ул шулай ук Татарстан җитәкчелегенең “Мәскәү-Казан” участогы төзелешенә зур ярдәм күрсәтүен асссызыклады.
Ху Цзуцай, бу проект Кытай белән Россия арасында, тимер юллар төзелеше өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләрнең үсешенә ярдәм итәчәк, дип белдерде.
Алга таба Илдар Халиков һәм Александр Мишарин “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең яңа мәгълүмат үзәге эшенә символик старт бирделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
«Россия-Ислам дөньясы» форумы көннәрендә Казанда шәһәр яны поездларыннан 16 мең пассажир файдаланган
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.
Казанда илкүләм проект буенча Максимов урамын ремонтлыйлар
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында Максимов урамында (Челюскин урамыннан Ленинград урамына кадәр) 0,4 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә ремонт үткәрелә.
15
май, 2026 ел
«КазанФорум» да «Тышкы сәүдә үсешендә халыкара маршрутларның роле» сессиясе узды
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» кысаларында узган «Тышкы сәүдә үсешендә халыкара маршрутларның роле» сессиясендә катнашты.
Түбән Кама районында автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла
2026 елның 18 маеннан Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Яңа Чишмә – «Шереметьевка – Кармалы» автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз