Бөек Җиңүнең 70 еллыгына. Транспорт комплексы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашулары: Советлар Союзы герое Владимир Графов

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына.
 
Транспорт комплексы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашулары: Советлар Союзы герое Владимир Графов.
 
Бөгелмәдә туган Графов Владимир Сергей улы Берлин өчен көрәштә катнашкан. 1971-1976 нчы елларда ул “Камдорстрой” трестының профсоюзын җитәкләгән.
 
Графов Кызыл Армиядә 1935 елдан. 1939 елда Халхин-Гол елгасы янында япон агрессорларына каршы сугышларда катнашкан.
 
Оренбург танк училищесын тәмамлагач – Бөек Ватан сугышы фронтларында.
 
1945 елның 31 маенда Графов Владимир Сергей улына Советлар Союзы герое исеме бирелгән. Ул күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
 
Владимир Графов 1956 елга кадәр армиядә хезмәт итүен дәвам иткән. Казанда яшәгән, берничә предприятиедә эшләгән, директор, өлкән инженер вазифаларын башкарган. “Камдорстрой” тресты профсоюзы рәисе булган. 1991 елның 9 декабрендә вафат булган, Казанның Самосыр зияратында күмелгән.
 
Графов Владимир Сергей улына Бөгелмәнең Үзәк паркындагы Геройлар аллеясында истәлекле бюст куелган. Казанның Җиңү паркында Мәңгелек ут янында аның исеме билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International