ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Рсепубликасының тимер юл кичүләрендә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча видеоконференция узачак

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
2015 елның 9 нчы апрелендә ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы уздырылачак.Татарстан Рсепубликасының тимер юл кичүләрендә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү хакында “Россия тимер юллары” ААҖнең (РЖД) Казан төбәге буенча филиалы – Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов чыгыш ясаячак.
Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл кичүләрендә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Профилактик эшләр һәм әңгәмәләр үткәрүгә карамастан, тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Чагыштыру өчен: 2013 елда Казан төбәге территориясендә Татарстан Республикасы буенча 4 ЮТҺ очрагы теркәлгән, 2014 елда – 5 ЮТҺ очрагы, 2015 ел башыннан төбәкнең тимер юл кичүләрендә 2 ЮТҺ очрагы теркәлгән. Барлык юл-транспорт һәлакәтләре автомобиль йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозулары нәтиҗәсендә килеп чыга.
Агымдагы елның 2-12 март көннәрендә Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында “Игътибар, тимер юл кичүе” дип исемләнгән ункөнлек үткәрелде. Чараның төп максаты - тимер юл кичүләре аша чыкканда юл-транспорт һәлакәтен булдырмау. Ункөнлек кысаларында Казан тимерьюлчылары махсус комиссияләр оештырдылар, тимерьюлчылар автотранспорт йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, белешмәлекләр тараттылар. Шулай ук 85 юл кичүенең торышын тикшерделәр, Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән бергә 12 рейд оештырылды һәм тимер юл кичүе аша чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен 73 тапкыр бозу очрагы ачыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International