Куйбышев магистрале Идел-Кама төбәгенең 300ләп ветеранына Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләрен тапшырдылар

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә тантаналы рәвештә тимер юл ветераннарына – Бөек Ватан сугышы вакытында тылда хезмәт итүчеләргә "1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшырдылар.
Төбәк җитәкчелеге ветераннарга мактаулы бүләкләр тапшырды һәм зур рәхмәтен белдереп, озын гомер һәм сәламәтлек теләп якынлашып килүче бәйрәм белән кайнар котлады. Ветераннар өчен “РТЮ” ААҖнең 116 нчы номерлы “Сударушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәм концерты оештырдылар. Бәйрәмдә яшь артистлар сугыш елларындагы җырларны җырладылар, патриотик шигырьләр сөйләделәр, ә ветераннар аларга кушылып җырладылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итүнең юбилей елында Идел-Кама төбәгендә ветераннар өчен төрле чаралар үткәреләчәк. Бер ветеран да игътибарсыз калдырылмаячак. Тантаналы чараларга авыру сәбәпле килә алмаган ветераннарга юбилей медальләрен өйләренә барып тапшырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International