Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казан тимерьюлчылары тармак ветераннарына материаль яктан ярдәм итәчәкләр

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
          Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Горький тимер юлының Казан төбәге предприятиеләре хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тылда хезмәт итүчеләргә, тимер юл транспорты ветераннарына ярдәм йөзеннән хезмәт шимбәсе һәм акча җыю оештыралар. Хәзерге буын тимерьюлчылары Җиңү көнен үзенең көче һәм хезмәте белән якынайткан ветераннарга ярдәм итүне, шул исәптә акчалата да, үзенең бурычы дип саный.
          2015 елның 3 апреленә Горький тимер юлы Казан төбәгенең 3669 хезмәткәре тулаем алганда 490 мең сум тәшкил иткән хезмәт хакын үз теләкләре белән иганә итү турында гариза биргәнәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International