«Федераль пассажир компаниясе» АҖ еракка йөри торган поездларның плацкарт вагоннарында йөрүгә 45% кадәр ташламалар билгеләде

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
“Федераль пассажир компаниясе” АҖ Россия эчендәге маршрутлар буенча еракка йөри торган поездларның плацкарт вагоннарында йөрүгә ташламалар булдырды. Ташламаларның күләме 20% алып 45% кадәр билгеләнгән.
Төрле күләмдәге ташламалар өске һәм аскы урыннарга, шулай ук билетларны алдан сатып алган очракта бирелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ташламалар 2015 елның 8 нче һәм 9 нчы май көннәрендә, шулай ук балалар тарифы буенча йөрү документларын рәсмиләштергән һәм пассажирлар төркемен оештырган очракта булмаячак.
Тулырак мәгълүматны “Россия тимер юллары” ААҖнең Бердәм мәгълүмат-белешмә үзәгендә яисә 8 (800) 775-00-00 телефоны аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International