4 апрельдә мини-футбол буенча ярышлар узды

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
2015 елның 4 апрелендә “БИЕКТАУ” спорт комплексында (Биектау бистәсе) Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Кубогына мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда республиканың юл-транспорт комплексы предприятиеләре һәм оешмаларыннан 12 команда катнашты.
Беренче урынны Казанның “ПАТП-2” МУП яулады һәм министрдан акчалата бүләк – 15000 сум тапшырылды.
Икенче урынга һәм 10000 сумга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы командасы лаек булды.
Өченче урында “Метроэлектротранс” МУП калды һәм 5000 сум белән бүләкләнде.
 
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International