Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 3 апреле, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 315 автобус чыккан.

Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 10 халыкара рейслар. 1302 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1740 кеше килгән.

3 нче апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +2 +7 гр. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International