Бәйрәм көннәрендә пассажирларны йөртү өчен гамәлдәге расписание буенча 271 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды билгеләнә. Поезд Казаннан 28, 29 апрельдә, 3, 4, 7, 10 һәм 11 майда сәгать 19.35 кузгалып китә. Мәскәүгә икенче көнне сәгать 11.25 килә.
Шулай ук 29, 30 апрельгә, 4, 5, 8, 11 һәм 12 майга сәгать 17.48 272 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды билгеләнә. Казанга поезд икенче көнне сәгать 7.23 килә.