Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 323 автобус чыккан.

Казан аэропортыннан 54 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 11 халыкара рейслар. 1838 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1869 кеше килгән.

31 нче мартта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез: 0 +5 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International