Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәү буенча комиссия утырышы узды

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
          Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы булып узды.

          Комиссия утырышында дәүләт хезмәткәрләренең үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат биргәндә Татарстан Республикасы Прокуратурасының Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның башкарылуына күзәтчелек итү бүлегенең 2011-2014 еллардагы материаллары буенча анализ ясалды.

          Шулай ук Комиссия Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре - дәүләт граждан хезмәткәренең укыту эшчәнлеген башкаруга теләге хакындагы белдерүен карап тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International