Министрлыкта Баланс комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
          Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.
          Утырышта «УК «Татспецтранспорт», «ПЖДТ Сервис» һәм«Содружество» җәмгыятьләренең 2014 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясалды. Шулай ук баланс комиссиясе 2015 елга көтелгән нәтиҗәләрне, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау мәсьәләләрен, шулай ук әлеге предприятиеләрдә бәхетсезлек очракларының хәлен карады.
Фикер алышуга йомгак ясап, комиссия барлык предприятиеләргә финанс-икътисади күрсәткечләрнең нәтиҗәләре буенча ел азагына зыян китерми торган дәрәҗәгә чыгарга киңәш бирде. Җитәкчеләргә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, чыгымнарны киметү һәм инновацияләр кертү Программасын эшкәртергә йөкләмә бирелде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International